Татарстанда Су саклау зоналары елы һәм «Татарстан – бармак очларында. Тыюлыклар һәм парклар» проекты кысаларында Иделнең уң як ярына экскурсия оештырылды.
Иделнең уң як яры үзенең бай тарихы һәм табигать һәйкәлләре белән игътибарны җәлеп итә. Автобус сәяхәте вакытында экскурсовод районнар тарихы, аларның экологик, географик үзенчәлекләре белән таныштырды.
Экскурсия кызыклы һәм нәтиҗәле булды.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте