22 июньдә Россия хезмәттәшлек оешмасының Германия федератив республикасындагы вәкиллеге фашистлар Германиясенең СССРга һөҗүм итүе һәм Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулу белән бәйле хәтер яңарту кичәләре оештыруда һәм уздыруда катнашты. Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин катнашында Германиянең үзәк Еванглие храмы – Берлин кафедра соборында узган орган концерты шундый кичәләрнең иң истәлеклесе булды.
Россиянең һәм Германиянең күренекле дәүләт эшлеклеләре, мәртәбәле кунаклар катнашкан концертта Й.С.Бах, Й.Брамс, Д.Д.Шостакович, О.Янченко әсәрләре яңгырады. Аудитория Р. Абдуллинның осталыгын алкышларга күмде. Әлеге вакыйга турында Россия һәм Германия матбугат чараларында күп кенә мәкаләләр бастырылды.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте