30 июньдә Тинчурин театры Н.Нестерова әсәре буенча куелган “Әллә язмыш, әллә ялгыш…” комедиясе белән 82 нче театраль сезонын яба.
Быел театрда барлыгы биш премьера спектакле чыгарылды. Болар:
- Ш.Фәрхетдинов “Әкият китабы” әкияте (куелыш җитәкчесе- Рәшит Заһидуллин, режиссеры - Зөлфәт Закиров);
- Р.Мингалим “Өченче бүлмәдә эт яши” моңсу комедиясе (режиссеры - Резеда Гарипова);
- С.Мрожек “Шашкан бабай” («Кароль») абсурд комедиясе, (режиссер- Рәшит Заһидуллин);
- И.Гали “Беренче мәхәббәт” комедиясе, (режиссер- Рәшит Заһидуллин);
- Н.Нестерова “Әллә язмыш, әллә ялгыш…” комедиясе, (режиссер- Рәшит Заһидуллин);
Апрель аенда Г.Тукайның “Сөй гомерне!” һәм М.Мәһдиевнең “Без- кырык беренче ел балалары” спектакльләре белән бер төркем артистлар Финляндиянең Хельсинки каласында булып кайтты. Июнь аенда, театраль сезон ахырга якынлашканда Абхазия Республикасы С.Чанба исемендәге Абхазия дәүләт драма театры сәхнәсендә И.Мәхмүтова әсәрләре буенча куелган «Мәхәббәт чишмәсе» һәм «Күрәсем килгән иде…» спектакльләре күрсәтелде. Гастрольләр Абхазия Республикасы Мәдәният һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы арасында планлаштырылган уртак чаралар турындагы килешү нигезендә тормышка ашырылды.
Театр шулай ук, Мәскәү һәм Уфа калаларында, Чувашия Республикасында үзенең иҗаты белән милләттәшләребезне куандырды, Татарстан шәһәр-районнарында да спектакльләр күрсәтте, дип хәбәр итә тетарның матбугат үзәге.