30 июньдә «Шау-шулы көн яисә Фигароның өйләнүе» спектакле белән В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры үзенең 225 нче сезонын яба.
Быел театр гаять актив эшләде. Премьералар тамашачыларда матур тәэсирләр калдырды. Гастрольләр уңышлы узды, яңа проектлар мәйданга куелды. Качалов театрының киләчәккә зур планнары бар.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте