25 июньдә Алабуга музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында «Халык җырларының сакральлеге» замана сәнгатенең унберенче халыкара арт-симпозиумы ачылды. Симпозиумда 7 илдән 33 рәссам катнаша.
28 июньдә 12 сәгатьтә симпозиумда катнашкан рәссамнарның эшләреннән күргәзмә ачылды.
Анда бирелгән темага язылган, халык эпик әсәрләрен ачып бирүче төрле жанрдагы әсәрләр куелган.
Симпозиум көннәрендә Россиянең төрле шәһәрләреннән, Венгрия, Казахстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Чехия Республикасы һәм Беларусьтан килгән иҗатчылар Алабуганың тарихи мирас объектларында булдылар, алар өчен төрле осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, лекцияләр уздырылды.
Күргәзмәдә куелган рәссамнар эшләрендә халык эпик һәм лирик, бишек җырлары, кыска җырлар интерпретациясе чагылдырыла. Бу җырларның күбесе ачылыш тантанасында яңгырады. Барлык картиналар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларына тапшырылды һәм алар әлеге музейда, шулай ук башка музейлар, мәдәният үзәкләрендә оештырылган күргәзмәләрдә дә күрсәтеләчәкләр.
8-906-333-38-99
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте