30 июньдә кичке сәгать җидедә Композитор Николай Попов (Мәскәү) һәм мультимедиа артисты Эндрю Квинн (Австралия) бергәләп концерт бирә. Ул “Абстракциягә чикләр юк” (22.06. - 1.09.2016) беренче халыкара фестивале кысаларында Хәзерге заман сәнгате галереясендә уздырыла.
Реаль вакыт режимында бер сәгать дәвамында һәрберсе 8 минутлык 8 әсәр уйналачак. Алар барысы да – үз идеясе һәм концепциясе булган тәмамланган мультимедиа пьесасы. Концерт алдыннан Николай Попов мультимедия композициясе турында лекция укыячак.
89274253236, 8(843)2384327
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте