26 июньдә Әлмәт районының Иске Суркино авылында Кама аръягы чувашларының «Учук» унынчы фестивале ачылды.
Анда республиканың төрле районнарыннан 20 фольклор коллективы катнашты. Сәхнәдә «Сенокос», «Троица», «Мимме» фольклор коллективлары катнашында йолалар күрсәтелде, чуваш эстрадасы артистлары чыгыш ясады. Фестиваль традицион төстә «Учук» йоласыннан башланды.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте