1 июльдә көндезге сәгать өчтә Татарстан Республикасы Милли музеенда, «Милли музейда милли мәдәниятләр» проекты кысаларында «Россия тарихында немецлар» күчмә күргәзмәсе ачыла. Ул Екатерина II тарафыннан Россиягә чит ил колонистларын чакыруга 250 ел тулуга багышланган. Немецлар Россия җәмәгатьчелеген булдыруга, аның үсешенә, шулай ук Европага үтеп керүенә зур өлеш кертәләр.
Күргәзмә Халыкара немец мәдәнияте берлеге тарафыннан 2013 елда әзерләнде, шул вакыттан башлап Россиянең күп кенә төбәкләрендә күрсәтелде инде.
Экспозициядә сирәк очрый торган экспонатлар – Россия һәм Германия музейларында саклана торган документлар, карталар, гравюралар һәм фотосурәтләр белән танышырга мөмкин.
Күргәзмә 20 июльгә кадәр эшли.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте