Күзләре күрмәүче кешеләр өчен Татарстанның табигать һәйкәлләре буенча сәяхәт

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе  «Рус география җәмгыяте» ярдәме белән «Татарстан – бармак очларында. Тыюлыклар һәм парклар» проектын тормышка ашыруны дәвам итә.

Хәзерге вакытта сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен Татарстан Республикасының тыюлык дип танылган территорияләре һәм уникаль табигате белән таныштыру максатларында чыгарыла торган махсус форматтагы басмалар әзерләү процессы тәмамланып килә. Моннан тыш, проектта республиканың истәлекле урыннары буенча экскурсияләр оештыру да күздә тотыла.  Мондый сәяхәтләр инвалидларның социаль яраклашуында уңай роль уйный.  

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International