«Мәдәният һәм сәнгать оешмаларында идарәчелек»

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

24 июньдә Өстәмә һөнәри белем бирү институтында   «Мәдәният һәм сәнгать оешмаларында идарәчелек» темасына мәдәният хезмәткәрләренә өстәмә белем бирү курслары узды.

Тыңлаучылар ахырдан курс нигезендә үз проектларын әзерләделәр һәм аларны мәртәбәле комиссия алдында якладылар. Кызыклы, эчтәлекле эшләр байтак булып, комиссия аларны югары бәяләде.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International