Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсендә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Татарстан табигатенең күренекле су объектлары турында китап чыгарылды.
Анда Татарстан Республикасының төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле булып саналган елгалар һәм күлләре турында сөйләнә. Комплекслы профильле «Зәңгәр күл» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигына аеруча зур игътибар бирелә. Рельефлы-нокталы Брайль шрифтында әзерләнгән әлеге китап Татарстанда Су саклау зоналары елы белән бәйле чыгарылды.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте