26 июньдә Мордва Кармалкасында «Балтай» республика мордва мәдәнияте көннәре узды.
Бәйрәм христианнарның Троицасыннан соң уздырыла. Аның нигезенә урман хуҗасы – аюга багышланган мәҗүси йола салынган. Төрле уеннар, бәйгеләр, җыр-биюләр Балтайга ямь өсти.
Республикада һәр елны бу бәйрәмне Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында уздыралар.
Риваятьләргә караганда, 1902 елда урманда Балтай исемле бер карт пәйда булган. Берчак ул, балаларга кызык ясыйсы килеп, үзен өрәңге ботаклары белән бизәп авыл буйлап узган. Бәйрәмнең исеме шуннан башлап «Балтай» булып калган.
Быел бәйрәм урман аланында башланды – кунакларны ипи-тоз белән, җырлап-биеп каршы алдылар, мордваларның милли ризыклар белән сыйладылар. Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан җыелган фольклор ансамбльләре чыгышы бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәде.
«Балтайны» ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Быел өч «аю» киендерделәр. Аннары алар тирәсендә әйлән-бәйлән уйнап, күңел ачтылар. “Аюлар” артыннан авылга килеп кергән төркемне урамда мул табын көтә иде. Сыйлангач, «аю»лар хуҗаларга рәхмәт әйтте, ә хуҗалар аларга җыр белән җавап кайтарды.
«Аю»ларны чишендерү белән бәйрәм тәмамланды.
(843) 293-30-43
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте