«Уяв» Бөтенроссия чуаш мәдәнияте милли бәйрәме

2016 елның 26 июне, якшәмбе

25 июньдә Нурлат муниципаль районында "Уяв" Бөтенроссия чуаш мәдәнияте үтте. Бәйрәмдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чуаш халкын бәйрәм белән котларга ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР Дәүләт Советы депутатлары Илгиз Салихов, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Шамил Яһүдин, Ирек Шәрипов, Анастасия Исаева, Чуашстан Республикасы депутаты Николай Угаслов, Чуашстан Республикасы мәдәният министрының милли һәм архив эшләре буенча урынбасары Константин Яковлев, ике республиканың министрлык һәм ведомстволары вәкилләре килгән иде. 

Бүген ике милләтнең дуслыгы һәм уртак тарихы турында бик күп сүзләр яңгырады. Фәрит Мөхәммәтшин барлык җыелучыларны "Уяв-2016" белән котлады. "Һәр милләтнең теле кадерле һәм без аны саклап калырга тырышабыз. Республикабызның тугандаш халыкларының дус гаиләсендә сан буенча татар һәм руслардан соң өченче урынны чуашлар алып тора. Бу бик хезмәт сөючән һәм кунакчыл халык, алар үз гореф-гадәтләрен, мәдәниятен кадерләп саклый. Чуаш халкының милли киемнәре, алар үз телләрендә башкарган җырлар моның безнең уртак тормыш нигезе булуын аңлаучыларга тагын да зуррак хөрмәт белән карарга мәҗбүр итә. Безнең ата-бабаларыбыз шулай яшәгән! Без дә шулай яшибез! Безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз да Татарстан Республикасы дип аталучы җирдә дус һәм тату гомер кичерсен!", - дип билгеләп үтте ул. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе ел саен әлеге бәйрәмгә килүче Чуашстан Республикасы делегациясенә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Безнең халыкларның күпмилләтлелеге, күптеллелеге, күпмәдәниятлелеге - уникаль байлык, аны Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, саклыйлар, үстерәләр һәм яңа буынга тапшыралар", - дип белдерле Фәрит Мөхәммәтшин. 

Чуашстан Республикасы мәдәният министрының милли һәм архив эшләре буенча урынбасары Константин Яковлев җыелучыларны Чуашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев исеменнән сәламләде һәм аның мөрәҗәгатен укып узды. "Бу бәйрәм - бердәмлек, дуслык һәм татулыкның гаҗәеп үрнәге. Чуаш халкы гомер-гомергә татар халкы белән янәшә яшәгән. Бүген без һәр чуаш үзенең туган теле белән беррәттән рус, татар һәм чит телне белергә тиеш дип пропагандалыйбыз. Әгәр безнең оныкларыбыз 4 телне белсә, халкыбыз озак һәм бай гомер кичерәчәк", - дип белдерде Яковлев. 

Искәртеп узабыз: "Уяв" Нурлатта 2006 елдан бирле үткәрелә. Бәйрәм елдан-ел зурая бара, быел агда илнең төрле төбәкләреннән килгән 100ләп фольклор коллективы чыгыш ясады.

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International