2 июльдә Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музеенда «Мәрьям Ананың тылсымлы образы. Казан Мәрьям Ана монастыре» күргәзмәсе ачыла. Ул Казан Мәрьям Ана монастырендагы Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу чаралары кысаларында оештырыла.
Күргәзмәдә XVI йөз ахыры – ХХ йөз башы рус сәнгатенең сирәк очрый торган үрнәкләре: ике йөздән артык икона, йөзгә якын декоратив-гамәли сәнгать әсәре, XVI-XIX йөзнең күренекле тарихи шәхесләре сурәтләре куелачак.
Күргәзмәне ачу тантанасыннан соң дини музыка концерты була, журналистларга Татарстан руханилары белән әңгәмә кору мөмкинлеге бирелә.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте