Мәдәниятне үстерү, һәркемгә мәдәният җәүһәрләре белән танышу өчен бердәй мөмкинлекләр бирү максатларында авылларда 2013 елдан башлап һәр ел саен профессиональ иҗат коллективлары гастрольләре оештырыла. Күркәм традицияне дәвам итү йөзеннән 2016 елда да, җәй җитү белән, авыл мәдәният учакларында дәүләт театрлары һәм концерт оешмаларының гастрольләре башланды, музей һәм китапханәләрнең күчмә күргәзмәләре эшли, шулай ук язучыларның, шагыйрьләрнең, сәнгать әһелләренең халык белән очрашулары оештырыла.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте