Казанда Мәскәүнең «Современник» театры гастрольләре

2016 елның 24 июне, җомга

 Июльнең 1еннән 7 сенә кадәр Камал театры сәхнәсендә Мәскәүнең  «Современник» театры гастрольләре узачак. Гастроль программасы Мәскәү театр афишасында иң күренекле вакыйга дип танылган  спектакльләрнең берсе -  Э.М.Ремарк романы буенча куелган «Три товарища» («Өч иптәш») спектакле  белән ачылачак. Аны сәхнәгә театрның сәнгать җитәкчесе Галина  Волчек куйган. Төп рольләрне Светлана Иванова, Александр Хованский, Сергей Гирин, Сергей Юшкевич башкара. «Современник» Казанда Волчек куйган тагын ике спектакль күрсәтәчәк. Аның беренчесе   атаклы «Вишневый сад» («Чия бакчасы») 3-4 июльдә, икенчесе «Двое на качелях» («Таганда икәү») 5-6 июльдә була. Литвалы режиссер Римас Туминас куйган  «Горе от ума» («Акыллылык бәласы») 7 июльдә куелачак.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International