23 майдан 23 июньгә кадәр Һөнәри яңадан әзерлек институтының мәгълүмат-китапханә эшчәнлеге факультетында «Мәгълүмати ресурслар менеджменты» һөнәри яңадан әзерлек мәгариф программасы нигезендә белем алучы китапханәчеләр өчен дәресләр уздырылды.
Әлеге программадан соң, тыңлаучылар үз китапханәләре эшен яктырткан проектлар әзерләделәр һәм шуларны якладылар. Соңыннан аларга дипломнар тапшырылды.