Татарстан Республикасы мәдәният министры Россия Мәдәният министрлыгы каршындагы Мәдәният буенча координация советы утырышында катнаша

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Россия Мәдәният министрлыгы каршындагы Мәдәният буенча координация советы утырышында катнаша.  Ул июньнең 22 сеннән 25 енә кадәр Башкортостанда уздырыла.

Күчмә утырышта мәдәният үсешенең стратегик мәсьәләләре – Кино елына багышланган чараларның үтәлеше, мәдәният учреждениеләре ишекләренең (иң беренче нәүбәттә авылда) теләге булган һәркем өчен ачык булу-булмау мәсьәләләре тикшереләчәк. 

24 июньдә авылда мәдәниятне үстерүгә багышланган ел саен уздырыла торган  семинар-конференциянең пленар утырышы ачылачак.   КС һәм конференциядә катнашучылар республиканың иң зур музейларында булачаклар, күпфункцияле авыл клублары эше белән танышачаклар.  

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International