Кичә, 22 июнь көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Абхазия Республикасында гастрольләре башланып китте.
Көндез театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия һәм мәдәният министры Эльвира Арсалия белән рәсми очрашуда катнашты. Кич белән С.Чанба исемендәге Абхаз дәүләт драма театры сәхнәсендә Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган «Мәхәббәт чишмәсе» спектакле күрсәтелде, дип хәбәр итә тетарның матбугат хезмәте.