Иран Ислам Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыгы нотасы нигезендә Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Э.Р.Камалова 22 июньдә Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге каршындагы мәдәни вәкиллеге җитәкчесе Риза Мәлики әфәнде белән очрашты. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан очрашуда структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
Очрашуда Иран Ислам Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендә, шул исәптән профессиональ сәнгать, музей-күргәзмә эшчәнлеге һәм кинематография өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышу булды.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте