Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе уку залында Бөек Ватан сугышы башланганга 75 ел тулуга багышланган «Хәтер һәм хәсрәт көне» рәсемле китап күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә сугыш тарихына багышланган яссы басма һәм рельефлы-нокталы шрифт белән басылган китаплар куелган.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте