«Балтай» республика мордва мәдәнияте көннәре узачак

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

26 июньдә  Мордва Кармалкасында «Балтай» республика  мордва мәдәнияте көннәре  узачак.

Бәйрәм христианнарның Троицасыннан соң уздырыла.  Аның нигезенә урман хуҗасы – аюга багышланган мәҗүси йола салынган.  Төрле уеннар, бәйгеләр, җыр-биюләр Балтайга ямь өсти.

Республикада һәр елны бу бәйрәмне Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында уздыралар.

Риваятьләргә караганда, 1902 елда урманда Балтай исемле  бер карт пәйда булган. Берчак ул, балаларга кызык ясыйсы килеп, үзен өрәңге ботаклары белән бизәп авыл буйлап узган. Бәйрәмнең исеме шуннан башлап «Балтай» булып калган.

 (843) 293-30-43

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International