Монголия Дәүләт опера һәм балет академия театрында ТР сәнгать осталары концерты булачак

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Монголиягә эш сәфәре кысаларында бүген 18 сәгатьтә Дәүләт опера һәм балет академия театрында ТР сәнгать осталары концерты узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Шулай ук Монголия театры фойесында "Заманча Татарстан", "Күп милләтле Татарстан" фотокүргәзмәләре урнашачак, республиканың халык-сәнгать кәсепчелеге осталары эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк.

Мәртәбәле кунаклар исемлегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Монголия Мәгариф, мәдәният һәм фән министрлыгы дәүләт секретаре Ш.Булга-Эрдэнэ һәм Россия хезмәттәшлегенең Монголиядәге вәкиллеге җитәкчесе урынбасары В.Г.Белунов бар.

Шулай ук бәйрәм концертын Монголия министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре, дипломатик миссияләр, эшлекле даирә, иҗади интеллигенция, фәнни бергәлек вәкилләре -  җәмгысе 500 дән артык кеше караячак, алар татар халык иҗаты, татар халык һөнәрләре осталарының уникаль эшләнмәләре белән танышачаклар.

Концертта ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Рузил һәм Гөлнара Гатиннар, Илүсә Хуҗина, Ригина Вәлиева, Айдар Сөләйманов һәм башкаларның чыгышлары көтелә.

  «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International