25 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында «Валда шинясь» мордва мәдәниятенең өченче республика фестивале уздырыла. Анда Россиянең кайбер төбәкләреннән, Татарстанның төрле районнарыннан мордва фольклор ансамбльләре катнашачак.
Быел бәйрәм «Монь шуфтаюрне» («Нәсел агачымның тамырлары») дигән театральләштерелгән тамаша белән ачылачак. Программада җыр-биләр белән беррәттән, милли уен-бәйгеләр дә каралган.
(843) 293-27-86
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте