Татарстан музейларында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган төрле чаралар уздырыла

2016 елның 21 июне, сишәмбе

22 июньдә Татарстан Республикасы музейларында һәм музей-тыюлыкларында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган төрле чаралар уздырыла. Музей дәресләре, күргәзмәләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән очрашулар - кешелек тарихында иң дәһшәтле  сугыш турында хәтер яңарту. Әйтик, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында  22 июньдә мәктәп укучылары өчен «Алар дошман белән беренче булып очрашты» музыкаль музей дәресе узачак. Алабуга музеенда ветераннар белән очрашу планлаштырылган. Кырлайдагы Тукай музеенда ветераннар катнашындагы митинглар оештыру, Яңа Кырлай, Кушлавыч һәм тагын берничә авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган ил сакчыларына куелган һәйкәлләргә чәчәкләр кую каралган.   

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International