22 июньдә Хәтер һәм кайгы көнендә Качалов театры кече сәхнәсендә "Мәңгелек хәтер. Хатын-кызлар – сугышта" спектаклен күрсәтә.
Әлеге спектакль – сугышка хатын-кызлар карашы, әлеге дәһшәтле көннәрнең шаһиты булган хатын-кызларның хатирәләре, документлар нигезендә язылган тарих. Кыска гына хикәятләрдән торган бәянны сәхнәдән тамашачыга театрның яшь артистлары җиткерә. Спектакльдә җырлар, шигырьләр дә яңгырый.
+7-953-409-43-01, e-mail: karbdt-pr@yandex.ru. Сайт: http://www.teatrkachalov.ru/
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте