Июньнең 9 ыннан 18 енә кадәр Өстәмә һөнәри белем бирү институтында «Балалар музыка мәктәпләрендә һәм урта махсус уку йортларында фортепиано белеме бирүнең заманча методикалары һәм технологияләре» дигән семинар узды.
Семинар программасы балалар музыка мәктәпләрендә һәм урта махсус уку йортларында махсус фәннәрне укытуга куелган заман таләпләрен истә тотып төзелгән иде. Музыка өлкәсендәге танылган белгечләр куелган мәсьәләләрне теоретик яктан да, гамәли яктан да тулысынча ачып бирүгә ирештеләр. Семинарның эше нәтиҗәле һәм файдалы булды, диләр анда катнашучылар.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте