Чуваш мәдәнияте бәйрәме «Уяв»

2016 елның 21 июне, сишәмбе

25 июньдә Нурлат шәһәрендә Чуваш мәдәнияте бәйрәме «Уяв» уздырыла. Бәйрәм республикада яшәүче чувашларны берләштерә, толерантлыкка яхшы мисал булып тора.  

Ел саен «Уяв» киңрәк колач ала бара. Быел анда Россиянең төрле төбәкләреннән, республиканың төрле районнарыннан йөздән артык фольклор коллективы катнашачак.   

Милли уен-бәйгеләр, җыр-биюләр, ярышлар программада шулай ук каралган. Төрле мәйданчыклар эшләячәк. 

Бәйрәм иртәнге унынчы яртыда башлана.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International