22 июньдә - Хәтер һәм кайгы көнендә Тинчурин театрында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча куелган “Без- кырык беренче ел балалары” спектакле күрсәтеләчәк.
Башлана - 18.30 сәгатьтә.
Әсәрдә Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училещесында укучы яшьүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнгән. Әдипнең җыйнак һәм күп бизәкле, җор, үткен тел белән язылган әлеге повестен укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алынган иде.
Спектакльнең премьерасы 2012 елның 2 маенда булган иде, дип хәбәр итә Тинчурин театры.