"Созвездие-Йолдызлык" труппасы спектакле "Театр магистрале" фестивале лауреаты булды

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» яшьләр музыкаль театры труппасы Мәскәүдән «Театр магистрале» өченче бөтенроссия режиссёр эшләре яшьләр фестиваль-практикумыннан кайтты.  Режиссер Эдуард Сажинның   Ярослава Пулинович драмасы буенча куелган «Наташаның хыялы» спектакле  фестивальдә җиңеп чыкты.

Жюри әгъзаларына һәм тамашачыларга пьесаның гадәти булмаган укылышы һәм спектакльнең үзгә чишелеше тәэсир ясады.  

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International