7 июльдән 25 августка кадәр Казанда «Сандецкий утарында Jazz» унынчы халыкара импровизация музыка фестивале узачак. Юбилей форумына Россия, АКШ, Германия, Словакия, Израиль, Әрмәнстан һәм Украинадан алтмыштан артык күренекле башкаручы киләчәк. Фестивальнең концертлары һәр пәнҗешәмбе саен оештырылачак.
Беренче кич Мигель Анжело һәм бэнд «Immigrants» (АКШ) чыгышы белән ачыла. Кунакларны Латин Америкасы музыкасыннан төзелгән тылсымлы тамаша көтә.
Хөрмәтле журналистлар!
21 июньдә сәгать бердә «Татар-информ»да джаз форумының юбилеена багышланган матбугат конференциясе булачак. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru. эл.адресына язып узарга була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте