22, 23 июнь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Абхазиянең Сухум шәһәренә иҗади сәфәрдә булачак

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

22, 23 июнь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Абхазиянең Сухум шәһәренә иҗади сәфәрдә булачак.

Гастрольләр Абхазия Республикасы Мәдәният һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы арасында планлаштырылган уртак чаралар турындагы  килешү нигезендә тормышка ашырыла.

Театр Сухум каласында Исламия Мәхмүтова әсәрләре буенча куелган "Мәхәббәт чишмәсе" һәм "Күрәсем килгән иде..." спектакльләре  белән чыгыш ясаячак.

Спектакльләр С.Чанба исемендәге Абхазия дәүләт драма театрында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International