Музейара күргәзмә проекты кысаларында Мөслимнең туган якны өйрәнү музеенда «Каһарман һәрвакыт тере ул…» күргәзмәсен ачтылар. Ул документлар, фотография материаллары нигезендә эшләнгән һәм Муса Җәлилгә багышланган. Күргәзмә июнь ахырына кадәр эшләячәк. Анда ТР Милли музее фондларында сакланучы мемориаль әйберләр – Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре белән танышырга мөмкин булачак.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте