Казан Кремлендә әтиләр көнен бәйрәм иттеләр

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

18 июньдә Ислам мәдәнияте музеенда  Халыкара әтиләр көне алдыннан  «Музейга әти белән!» дигән яңа  интерактив дәрес уздырдылар. Балалары белән музейга килгән әтиләр гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан турында мәгълүмат алдылар, пазллардан аның Багдадтан Болгарга сәяхәте картасын җыйдылар,  төрле уеннар-бәйгеләрдә катнаштылар.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International