18 июньдә Әлмәттә шәһәрдә актив мәдәни тирәлекне киңәйтү һәм әлеге процесска әлмәтлеләрне: профессиональ һәм үзешчән иҗат коллективларын, язучыларны, рәссамнарны, башка иҗат кешеләрен җәлеп итүгә юнәлдерелгән колачлы һәм кызыклы проект - «Шәһәрнең мәдәни тирәлеге» дигән акция ачыла.
Беренче көнне үк проект мәйданчыкларында тамашачылар күп җыелды. Коллективлар төрле бию стиле-юнәлешләрендә үз осталыгын күрсәтте.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте