Мариларның “Семык" республикакүләм бәйрәме узды

2016 елның 19 июне, якшәмбе

Бүген Әгерҗенең Күләгәш авылында республикакүләм “Семык ” мари халкы мәдәнияте бәйрәме үткәрелә. Анда районның тирә-як авылларыннан бәйрәм итәргә килгәннәр. Татарстанның Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Кукмара, Арча, Балтач, Мөслим, Алабуга районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре, шулай ук Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан республикалары рәсми вәкилләре һәм барлыгы ике дистәләп иҗат коллективлары катнаша. Милли бәйрәмне хөрмәт итеп, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров һ.б. рәсми затлар да килде.

Авылның үзәк урамы буйлап узып, бәйрәм буласы мәйданга җыелган арада мәртәбәле кунаклар ачык һавадагы тарих музеен карады, татар, мари, рус утарлары белән танышып чыкты. Анда шушы халыкларның тормыш-көнкүреше, милли ризыклары белән танышу мөмкинлеге каралган иде. Аннары остаханәләрдә мастер-классларны тамаша кылдылар: биредә кунакларга мари курчагы ясау, мари киеме тегү үзенчәлекләре күрсәтелде.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бәйрәм сәламе тапшырды. Халыкның йөзен күрсәтә торган милли бәйрәмдә без мариларның тырыш, үҗәт, хезмәт сөючән, мәдәниятле булуын күрдек, диде. Аннан соң сүз алган Данил Мостафин да, Валерий Макаров та халыкны мари телендә сәламләде. Күләгәшнең иң матур почмагында, табигатьнең ямьле чагында халыкның милли бәйрәмдә күңел ачуын искәртеп, район хакимияте башлыгы, бездә хезмәттә дә сынатмыйлар, ял да итә беләләр, диде.

Бәйрәмдә балаларга аерым мәйданчык һәм кечкенә сәхнә эшләнгән. Спорт ярышлары төп мәйданнан бераз читтәрәк уздырыла. Бәйрәм кунаклары аркан тартышу, капчык бәрешү, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк күтәреп узышу һәм спорт ярышларында бик теләп катнаша, бүләкләр ала. Хәзерге вакытта ат чабышы тәмам булды. Анда катнашкан 13 атлы җайдак арасында 15 яшьлек Буяны белән Марсель Садыйков бәйрәмнең төп бүләгенә лаек булды: аңа тәкә һәм электр миче бүләк ителде.

“Семык” барышында “Марий патыр” ("Мари батыры") һәм “Марий удыр” ("Мари кызы") конкурслары да үткәрелә. Гомумән, милли җырлы-биюле бәйрәм бик ямьле уза, кичке 4кә кадәр халык иркенләп күңел ача.

Искәртеп үтәбез: Әгерҗе районында якынча 3 меңләп мари исәпләнә. Соңгы тапкыр районда “Семык” 2010 елда үткәрелгән булган.

«Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International