Кичә Түбән Кама районының Чаллы авылында төзекләндерү эшләреннән соң Мәдәният йорты ачылды. Бу бинада клуб, китапханә, почта бүлеге, Саклык банкы, авыл советы урнашкан. Тиздән авыл клубында 14 юнәлештә төрле түгәрәк эшли башлаячак. Концерт залы 230 урынга исәпләнгән.
Мәдәният йортын ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар һәм «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле катнашты.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте