Июньнең 14 еннән 17 сенә кадәр Татарстан Республикасында Липецк өлкәсенең мәдәният хезмәткәрләре делегациясе булып китте. Аңа өлкәсе хөкүмәтенең Мәдәният һәм сәнгать идарәсе җитәкчесе Вадим Волков җитәкчелек итте. Төрле мәсьәләләргә кагылышлы форумнар, түгәрәк өстәлләр уздырылды, фикер алышулар, тәҗрибә алмашулар булып узды. Делегация Свияжск уртау-шәһәрчегендә, Казан Кремлендә мирас объектлары, республиканың Биектау муниципаль районында мәдәният учреждениеләренең эше белән танышты.
Кунаклар Татарстанның кунакчыллыгы, мәдәни үсеше турында яхшы тәэсирләре белән бик теләп уртаклашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте