20 июнь көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында, композитор Резеда Ахиярованың юбилее уңаеннан, “Алтын Урда” балеты күрсәтеләчәк.
“Алтын Урда” балеты М. Җәлил театры соравы буенча язылган. Аны Резеда Ахиярова либретто авторы Ренат Харис белән 3 ел иҗат иткән. Спектакльдә балет, хор, оркестр, театрның мимика ансамбле, шулай ук, Казан хореография училищесы студентлары катнаша.
“Алтын Урда”ның хореографиясе катлаулылыгы, классик һәм заманча элементларның үзара яраклашуы, дуэт һәм ансамбльләрнең үтеп керә торган булуы белән аерылып тора.
Балетта Алтын Урда дәүләтенең соңгы еллары чагылыш тапкан. “Минем халкымның тарих битләре иҗади күзаллауларымны һәрвакыт дулкынландыра. Татар халкының тамырлары дөнья күләмендә көчле булган Алтын Урда цивилизациясенә барып тоташа. Шуңа да, Ренат Харис тәкъдименнән соң, мин бик теләп бу эшкә тотындым”, - дип искә ала Резеда Ахиярова.
Билгеле инде, авторлар жанр һәм вакыт ягыннан чикле. Шулай да, алар ул хәвефле чорның мохитен чагылдырырга тырышкан. “Барлык чорларда да кешеләрне төрле адымнарга этәргән мәхәббәт, көнләшү һәм хыянәт булган, бар һәм булачак. Балет музыкасы нәкъ менә шул хисләрне чагылдыра”, - ди балетка көйләр язган Резеда Ахиярова.
«Татар-информ» МА