«Әкият»тә иң бәләкәйләр өчен әзерләнгән «Идет Коза Рогатая» («Кәҗә, кәҗә, мәкәҗә...») спектаклен журналистларга күрсәтәчәкләр

2016 елның 17 июне, җомга

17 июньдә иртәнге сәгать 11дә «Әкият» татар дәүләт курчак театрының кече сәхнәсендә  М.Протасова әсәре буенча иң бәләкәйләргә – 1 яшьтән өлкәнрәк балаларга атап куелган «Идет Коза Рогатая» («Кәҗә, кәҗә, мәкәҗә...») спектаклен журналистлар аудиториясенә күрсәтәчәкләр.

Спектакль балалар белән интерактив аралашу шартларында уздырылырлык итеп куелган.    Кич буе балалар артистлар белән бер сәхнәдә «уйнаячак».

Тамаша тәмамлангач, балалар спектакль геройлары белән тагын да якыннанрак элемтәгә керәчәк. Режиссер-сәхнәгә куючы – Эльвира Гыйлемханова, рәссамы  – Сергей Рябинин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International