Бүген Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Липецк өлкәсе мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл узды

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген, 15 июньдә Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Липецк өлкәсе мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашында «Татарстан Республикасы һәм Липецк өлкәсендә мәдәниятнең актуаль мәсьәләләре» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Липецк өлкәсе мәдәният әһелләреннән торган делегация бу көннәрдә Татарстанга килде.

Утырышта кунакларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сәламләде. Ике яктан да мәдәният хезмәткәрләренең күп кенә кызыклы чыгышлары булды. Иртәгә делегация мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге белән танышу өчен Биектау районына сәфәр кылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International