«Һөнәри мәгариф учреждениеләре шартларында теоретик фәннәрне укыту» семинары

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Социаль-мәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләре өчен өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты иҗади юнәлештә белем бирүче укытучылар өчен   «Һөнәри мәгариф учреждениеләре шартларында теоретик фәннәрне укыту» дигән темага семинар уздырды.

Нигездә сәнгать мәктәпләре укытучылары катнашкан, студентлар белән эшлекле уеннар, тренинглар оештыру күнекмәләре бирүче әлеге дәресләр еш кына бәхәс рәвешен алды. Семинарда катнашучылар ахырдан үзләре укыта торган фәннәр методикасы буенча кызыклы проектлар әзерләделәр һәм шуларны якладылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International