Әгерҗе районының Күләгәш авылында «Семык» марий халык бәйрәме уздырыла

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

18 июньдә Әгерҗе муниципаль районының Күләгәш авылында  «Семык» республика марий мәдәнияте бәйрәме уздырыла.  Анда Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан марий фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак. 

Шулай ук төрле бәйгеләр, уеннар, көрәш, ат чабышы, ярышлар бәйрәмдә катнашучыларның күңеленә күтәренке рух өстәр. Балалар мәйданчыкларында нәниләр өчен төрле уеннар оештырылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International