«Сандецкий утарында Jazz» унынчы халыкара фестивале

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

7 июльдән  25 августка кадәр  Казанда «Сандецкий утарында Jazz» унынчы халыкара импровизация музыка фестивале узачак. Юбилей форумына   Россия, АКШ, Германия, Словакия, Израиль, Әрмәнстан һәм Украинадан алтмыштан артык күренекле башкаручы киләчәк.  Фестивальнең концертлары һәр пәнҗешәмбе саен оештырылачак.

Беренче кич  Мигель Анжело һәм бэнд «Immigrants» (АКШ) чыгышы белән ачыла. Кунакларны Латин Америкасы музыкасыннан төзелгән тылсымлы тамаша көтә.

http://jazzkazan.ru/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International