Казанга Липецк өлкәсе мәдәният әһелләре вәкилләреннән торган делегация килде

2016 елның 14 июне, сишәмбе

14 июньдә Казанга  Липецк өлкәсе мәдәният әһелләре вәкилләреннән торган зур делегация килде.

Аны өлкәнең мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы  Вадим Волков җитәкли.

Делегация составына  Липецк өлкәсе муниципаль районнары мәдәният бүлекләре башлыклары кертелгән. Иртәгә кунаклар «Татарстан Республикасы һәм Липецк өлкәсенең актуаль мәдәни мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узачак.

16 июньдә делегация мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге белән танышу өчен Биектау районына барачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International