11 июньдә Киндеркүл авылы янындагы мәйданда «Гырон быдтон» республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узды. Әлеге тантана район халкы һәм күпсанлы кунаклар өчен гаять шатлыклы вакыйга булды. «Гырон Быдтон»да удмурт халык җырлары, биюләре, уен-бәйгеләре өстенлек итте.
Төрле фольклор коллективлары чыгышы «Гырон Быдтон»ның бизәгенә әйләнде.
Бәйге-уеннарда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте