Казанда һинд киносы фестивале ачылды

2016 елның 10 июне, җомга

9 июньдә В.Аксенов бакчасында «Сантош» бию ансамбле һинд биюләрен башкарды, соңрак «Мир» кинотеатры фойесында хна белән тәнгә рәсем ясау буенча осталык дәресе узды. Һинд киносы фестивале шуннан соң «Меня зовут Кхан» (Минем исемем Кхан») фильмын күрсәтү белән ачылды.

Фестиваль  14 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Программада:  

10 июньдә, 19.00 – «26 Грабителей» («26 юлбасар») (триллер)

11 июньдә, 15.00 – «Загадка» («Табышмак») (фэнтези)

12 июньдә,  15.00 – «Беги, Милка, беги» («Йөгер, Милка, йөгер») (тарихи драма)

13 июньдә, 15.00 – «Звездочки на земле» («Җирдәге йолдызлар»)  (драма)

14 июньдә,  15.00 – «Пока я жив» («Мин әле исән чакта») (сугыш турында драма)

8(843) 238-25-24, керү бушлай.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International