Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә ел саен үткәрелә торган «Иҗат шатлыгы бүләк ит» дигән хәйрия акциясе уздырыла

2016 елның 10 июне, җомга

«Һәр бала талантлы, иң мөһиме — аңа үзен табарга ярдәм итәргә кирәк» дигән шигарь белән Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә  ел саен үткәрелә торган «Иҗат шатлыгы бүләк ит» дигән хәйрия  акциясе башланды.   Бу традицион акцияне китапханә җәйге каникуллар вакытында сукыр һәм күзләре начар күрә торган балаларның иҗади, интеллектуаль үсешенә ярдәм итү максатларында оештыра.

Акция вакытында китапханә хезмәткәрләре иҗат белән шөгыльләнү өчен кулланыла торган әйберләр җыя. Соңрак болар барысы да катлаулы тормыш шартларында калган, балалар йортларында, интернатларында тәрбияләнүче, аз керемле гаиләләрдә үскән сукыр инвалид балаларга тапшырылачак. 

Бу изге гамәлдә катнашырга теләүчеләр түбәндәге адреска мөрәҗәгать итә ала: Казан,  Серов пр., 3. Кабул итү: көн саен 8.00-16.00, төшке ашка туктамыйча, ял көннәре – шимбә, якшәмбе.

Акция көз ахырына кадәр дәвам итә. 

 565012; 89033438746

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International