Казан Кремле Благовещенье соборының тарих музеенда күргәзмә ачыла

2016 елның 10 июне, җомга

10 июньдә иртәнге сәгать унда Казан Кремле Благовещенье соборының тарих музеенда Новгород Кремленнән китерелгән рус дини сәнгате җәүһәрләреннән төзелгән «Яко звезды светлыя озаряюще нас …» дигән күргәзмә ачыла.

Ул борынгы Русьта, һәм беренче чиратта Төньяк Русьның башкаласы булган, Киев белән беррәттән рус дәүләтчелеген һәм мәдәниятен төзүдә катнашкан Борынгы Новгородта аеруча олыланган изгеләр образлары белән таныштыра. Экспозициядә аеруча кыйммәтле, XIV – XIX гасырга караган  сиксән икона, чигү һәм декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре куелган.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International