Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укучылары «Китап-фест-2016» өченче китап фестивалендә катнашты, ул 6 июньдә Казанның Лядов бакчасында уздырылды.
Быел фестиваль берьюлы өч вакыйгага: Россиядә кино елына, А.С.Пушкинның туган көненә һәм Рус теле көненә багышланган иде. Китап сөючеләр өчен иске журналлар һәм әдәби китаплар куелган «Җәйге уку бүлмәсе» эшләде.
Училище парк кунакларына үзенең студентларының китап уку файдасы турындагы агитация плакатларын тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте